ВАКЫТЛЫЧА Син аңладың ул вакытта, Син ышандың сүзләремә: - Оныт, дидең, сызып ташла, Калсын алар үткәннәрдә! - Кирәк түгел белүләрем, Калсын, китсен, бәйләнмәсен! Үткәннәрең - үткән, беткән... Мөһим миңа бүгенгесе! - Ничек бар син - шулай кирәк! Кабул иттем бар булганың. Сулышымны кабат ачтың, Киң иттердең офыкларым! Әкияткә ышанмадым, Бала чактан шундый идем... Әкиятнең чынбарлыкта Ни икәнен тойдым, белдем! Күпме вакыт күктә йөздем, Бәхет һәм наз канатында! Бер бетәсен белеп тордым, Белмәмешкә салышсам да... ......................... Ни үзгәрде, ниләр булды, Хәзер җанны телгәлисең? Шундый ачы сүзләр белән... Сәбәп бармы? Сәбәпчеме? .......................... Татлы хыял, назлы тарих - Әчкелт тәме тел очымда! Кайтавазы гына калды: - Вакытлыча... Вакытлыча... 2.11.2026 Ришат Галимо…
Читать целикомҖАН АВАЗЫ
Реклама в похожих каналах
Описание
Өр-яңа һәм дә элек язылган шигырь- җырларым.. Шигырьләрне тулаем яки өлешчә куллану бары автор рөхсәте белән!
Активность канала
За 7 дней
7
публикаций
За 30 дней
40
публикаций
Просмотров за 90 дней
7 436
Ср. просмотров на пост
72
Динамика по дням
Подписчики, публикации и просмотры по дням — после входа.
ВойтиЭто ваш канал? Продавайте в нём рекламу
Получать заявки: подтвердите права через Чатератор
- 1
Откройте Чатератор
Нажмите «Старт»: без этого MAX не найдёт бота среди администраторов.
- 2
Сделайте бота админом
«Администраторы» → «Добавить» → наберите в поиске «Чатератор» → права «Писать посты» и «Закреплять посты». Пост удаляется после срока — ещё «Удалять чужие посты». По @-имени и через «Добавить участника» бот не находится.
- 3
Перешлите боту любой пост
В ответе нажмите «Привязать в MAXimeter» — канал подтвердится сам.
Бота в канал добавить нельзя? Добавьте в описание канала ссылку на свою витрину MAXimeter и перешлите Чатератору любой пост из канала. Рекламу в таком канале вы будете публиковать сами.
Публикации канала
- 17
Хәерле иртә! Бөек эшләрне эшли алмасаң да, кечесен бөек ысул белән эшлә. Наполеон Хилл
14ЙОКЫ ЧҮЛМӘГЕ Йокы чүлмәге, шуның кадәрле Йокы ярата, бар да шакката! Башы мендәргә тиеп өлгерми - Йоклый да китә, берни дә белми! Йокы чүлмәге, салмый күлмәген, Яткан да киткән... Нишләргә икән? Әллә карарга бераз селкетеп? Әллә ятсынмы, йокы симертеп? Йокы чүлмәге - шулкадәр тәмле Мышнап алуы, гырлап куюы... Елмайган үзе - төшләр күрәме? Йокласын әйдә, йокы чүлмәге! 28.10-1.11.2026 Ришат Галимов
24Хәерле иртә! Сез беркайчан да башка максат куярга яки яңа хыял турында хыялланырга артык карт булмассыз. Клайв Стейплз Льюис
28МИН БУ ТӨННЕ КҮРӘ АЛМАС БУЛДЫМ... Мин бу төнне күрә алмас булдым! Шуның кадәр авыр җаныма! Буш тынлыкны төя-төя кыйныйм, Түзә алмый, ялгыз чагымда... Төнне күрә алмас чиккә җиттем, Еласам да, беркем ишетмәс... Чытырдатып, күзне йомып карыйм, Бәлки бушлык бүген үз итмәс? Төн җиткәндә, җанда - чарасызлык... Төшенкелек канны суыта. Башта - уйлар, төссез кичерешләр, Сулыш алырга да оныткан... 30-31.10.2026 Ришат Галимов
39Хәерле иртә! Сез үзегезнең кем икәнегезне белергә телисезме? Сорамагыз. Хәрәкәт итегез! Гамәл сезнең кем икәнегезне тасвирлар һәм билгеләр. Томас Джефферсон
36