КАРА КӨЙГӘН БАРЫСЫ ДА
КАРА КӨЙГӘН БАРЫСЫ ДА Кара көйгән барысы да - Атасы да, анасы да! Бакчадамы, мәктәптәме Сүз әйткәннәр баласына: Имеш, дөрес тотмый үзен, Каршы дәшә укытучыга, Дәресләрдә тәртип боза, Сорамыйча чыга, сыза. Мәктәп тә ни, урам да ни, Бик әдәпсез үзен тота, Саксыз карый җиһазларга, Этә-төртә, бәрә-вата... Ни булгандыр шуның кадәр? Дөнья беткән? Җир убылган? Хәтта шелтә белдергәннәр! Әйтми кала алмаганнар? Имеш, беркемнең хакы юк Хәтта кырын карарга да! Бала - бары аларныкы, Сүз әйтсә дә, алар гына Әйтә ала, сүгә ала... Кисәтүләр ясый ала! Үз-үзләрен карасыннар - Фәрештә түгел алар да... Болай калып буламы соң? Табаннарын кыздырырбыз! Кирәк җиргә хәбәр биреп, Астын өскә туздырырбыз! Әй, сүгәләр, сүгенәләр! Кайдан шулчак сүз табылган? Яннарында басып торган Бала гына онытылган... 10-14.10.2026 Ришат Галимов