Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә кертелгән Эле... — 27 августа 2026 г. в 07:20:00.868
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә кертелгән Электрон Мактау тактасына тәкъдим ителгән кандидатлар исемлегендә безнең хезмәттәшебез - Зәйнуллина Гөлфизә Нәриман кызы да бар. Гөлфизә Зәйнуллина - Татар Черкене авылында туып-үскән. Аның хезмәт юлы типографиядән башлана. Моннан 35 ел элек ул бирегә эшкә килә һәм һөнәр үзләштереп, басма эшенең төрле юнәлешләрендә хезмәт куя. Башта машина белән хәреф җыючы булып эшләсә, соңрак редакциядә газета, китаплар һәм төрле бланклар басу хезмәтен үти. Еллар үтү белән аның һөнәри тәҗрибәсе дә арта. 2008нче елда Гөлфизә Нәриман кызы “Йолдыз” газетасы редакциясендә баш хисапчы вазифасына билгеләнә. Шул вакыттан бирле ул редакциянең финанс-хуҗалык эшләрен төгәл һәм җаваплы алып бара. Коллективта да Гөлфизә Нәриман кызын хөрмәт итәләр. Аның күпьеллык хезмәте, эшкә тугрылыгы һәм үз вазифасына җитди карашы яшь хезмәткәрләр өчен дә үрнәк булып тора.

