8 сентябрь – финанс хезмәткәрләре көне👏 — 8 сентября 2026 г. в 07:40:19.429
8 сентябрь – финанс хезмәткәрләре көне👏 Хәзерге шартларда финанс өлкәсе белгечләренең хезмәте бәяләп бетергесез. Район икътисадының тотрыклылыгы, социаль һәм башка проектларның уңышлы тормышка ашырылуы алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә, финанс мәсьәләләрен хәл итүдәге төгәллек һәм грамоталыкка бәйле. Хөрмәтле финанс хезмәткәрләре! Сезнең намуслы хезмәтегез киләчәктә дә район үсешенә һәм безнең халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә ярдәм итсен, һөнәри уңышлар, гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек телим. Айрат Җиһаншин, муниципаль район башлыгы.

