Әлмәттә узган «Татар кызы»нда безнең Диана янә җиңүче! — 24 июня 2026 г. в 06:35:46.343
Әлмәттә узган «Татар кызы»нда безнең Диана янә җиңүче! Кичә, 23 июнь Әлмәт шәһәрендә республикакүләм «Татар кызы» конкурсының финал туры гөрләп узды. Әлмәт шәһәре гүзәллек һәм сәләт бәйгесенең үзәгенә әверелде. Финалга чыккан 12 сылу арасыннан иң уңганы, иң булганы безнең район данын яклаучы Новоселова Диана иде! Ул барлык сынауларны да зур тырышлык һәм горурлык белән башкарып чыкты. Жюри әгъзалары Дианабызның тырышлыгын югары бәяләп, аңа махсус «Иң тырыш» номинациясендә җиңүче дигән мактаулы исем тапшырды . Бу — районыбыз өчен зур мәртәбә! Диананы ихлас күңелдән әлеге зур җиңүе белән котлыйбыз! Аңа киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яулавын, укуында һәм тормышында бары тик уңышлар гына теләп калабыз. Бәйге барышында көтелмәгән сөенечле мизгел дә булды: 2016 елгы «Татар кызы» титулы иясе Эльвина Шәмсетдинова махсус приз алып килгән. Әлеге бүләкне ул үзенең эшләгән ял йорты — «Бакирово» санаториесына Дианага «тур выходного дня» дигән тур бүләк итте. Чара ахырында кунак кызыбызның Дианага карата соклануын яшермәве, хәтта аңа гашыйк булуы турында да белдерде. Бу вакыйга барлык тамашачыларны да таң калдырды!

