Безнең кадерле хезмәттәшебез, Апас халык театры режиссеры Мухаметшина Земфира ТНВ канал... — 2 июля 2026 г. в 12:50:14.276
Безнең кадерле хезмәттәшебез, Апас халык театры режиссеры Мухаметшина Земфира ТНВ каналының иртәнге «Манзара» тапшыруында кунакта булып кайтты Һәм аш-су бүлмәсендә үзенең яраткан ризыгын пешерде! Алып баручы Данис белән бергәләп әзерләнгән ризык бик тәмле генә түгел, ә күңел җылысы белән сугарылган иде. Аш-су бүлмәсендәге атмосфера искиткеч булды: табадан чыккан ис, якты елмаюлар, аралашулар... «Кулинария ул — сәнгать», диде Земфира, серле рецептлары белән уртаклашып. Данис та аптырап калмады, кызыклы сораулары белән әңгәмәне тагын да мавыктыргыч итте. "Земфира, зур рәхмәт! Син барыбызның да көнен ямьләдең", - диде ул. ТНВ хезмәткәре, Апас якташлар җәмгыяте әгъзасы, якташыбыз Алсу Асхадуллина да Земфирабызга җан атып,көч биреп торган. Ягымлы йөзе белән каршы алып ,озатып та калган. Ә без үз чиратыбызда Земфирабыз белән горурланып, тапшыруны бик көтеп алдык.

