Культура волонтерлары - Җиңү очен торышалар. ... — 9 июля 2026 г. в 10:34:26.978
Культура волонтерлары - Җиңү очен торышалар. Урта Балтай мәдәният йортында оешкан "Без бергә" -волонтерлар төркеме белән әзерләгән туган як чәйләрен, яраларны тиз төзәтә торган мазьларны, сухариларны , эчке киемнәрне "Алга" клубына илтеп тапшырдык. Бу – безнең уртак хезмәтебез, уртак өметебез. Ярдәм кулы сузган авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәрбер ярдәм, һәрбер изге теләк – ул җиңүгә бер адым. Без бергә булганда көчлебез. Илебезгә тиз арада Җиңү килсен дигән теләктә калабыз" - дип хәбәр итте клуб мөдире Лилия Хәйдәр кызы.

