Олы Бакырчы мәдәният йортында оешкан «Шатлык» волонтёрлык үзәгенә йөрүче волонтерларыбы... — 19 августа 2026 г. в 12:17:53.664
Олы Бакырчы мәдәният йортында оешкан «Шатлык» волонтёрлык үзәгенә йөрүче волонтерларыбыз белән махсус хәрби операциядәге егетләребезгә «Туган як чәе» әзерләдек. Болын һәм кырлардан җыеп киптерелгән, шифалы үләннәр кушып ясалган бу чәйләребез аларга туган як тәмен, туган йорт җылысын алып барып җиткерсен дип тырыштык. Балаларның куллары белән язылган хатлары, ясалган рәсемнәре — безнең аларга булган олы хөрмәтебез һәм ышанычыбыз билгесе. Бүген тыныч тормышыбыз өчен көрәшүче батыр егетләребезне онытырга хакыбыз юк. Кичләрен мәдәният йортына ял итәргә килүче яшүсмерләр, балалар һәм өлкәннәребез белән бергәләп, күңел җылысын биреп һәм изге теләкләр теләп әзерләгән «Туган як чәй»ләрен «Алга» клубына тапшырдык. Әлеге изге эштә ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез - дип хәбәр итте Бакырчы мәдәният җитәкчесе Ландыш Моталлапова.

