Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә үз эшенең фанатлары, үз һөнәренә чиксез гашыйк кешеләр х... — 19 августа 2026 г. в 06:15:46.366
Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә үз эшенең фанатлары, үз һөнәренә чиксез гашыйк кешеләр хезмәт итә. Үз эшен сөймәгән кеше башкаларга илһам, шатлык яки тирән кичерешләр бүләк итә алмый. Шыгай авыл клубы мөдире Дамир Камалиев нәкъ менә шундыйлардан. Клуб эшчәнлеге белән бергә үзе тырышып булдырган, абыйсы- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе, Туфан Миңнуллин премиясе лауреаты, драматург, режиссер, актер, прозаик, Күренекле китаплар авторы, якташыбыз Әмир Камалиевның якты рухына музейны да матур гына алып бара. Клубка килгән һәр кешене музей белән таныштыра, якты хатирәләр белән уртаклаша. Әлеге музейга төрле шәһәрләрдән , күрше районнардан махсус кызыксынып кайтучылар да бихисап.

