Тукайга яңа караш 📝 — 19 апреля 2026 г. в 10:02:33.961
Тукайга яңа караш 📝 13-14 апрель көннәрендә Г.Камал театрының универсаль залында «Апуш» студиясе бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышлап «Унөч» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль хәзерге заман яшүсмерләренең борчуларын, сөенечләрен, хис-кичерешләрен Тукай иҗаты, аның тормыш юлына кагылышлы фактлар аркылы ача.«Апуш» студиясе шәкертләре өчен махсус тренинглар оештырылды, аларны ике атна дәвамында актер һәм режиссер Булат Минкин уздырды. Тренинг нәтиҗәләре язучы Гөлүсә Батталова язган пьесада чагылыш тапты. Спектакльне сәхнәгә куючы остаз – «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова. Кем ул Тукай? Дәреслектәге түбәтәйле фотомы, әллә мең каршылыклы дөньясы булган кешеме? Тукай турында белемнәребез, күзаллавыбыз гел бер туры сызык буйлап кына бара түгелме? Киләчәккә илтеп җиткерү өчен бүгенге яшьләр аны ничек тоярга, ничек ачарга, аңа ничек якынаерга тиеш? Менә шушы һәм башка бик күп сорауларга җавапны яшүсмерләр белән бергә эзләдек. Тулы язма Вконтактедагы төркемдә.

