«Апуш»та премьера – «Унөч»! — 9 апреля 2026 г. в 13:21:51.024
«Апуш»та премьера – «Унөч»! «Апуш» студиясе бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышлап «Унөч» спектаклен тәкъдим итә. 📍Кайда: Г.Камал театры, универсаль зал 📍Кайчан: 13 апрель 18:30; 14 апрель 18:00 Билетлар сатуда. Спектакль хәзерге заман яшүсмерләренең борчуларын, хис-кичерешләрен Тукай иҗаты, аның тормыш юлына кагылышлы фактлар аркылы ача. Чынбарлыкка ирешү максатыннан куелышта катнашкан «Апуш» студиясе шәкертләре өчен махсус тренинглар оештырылды, аларны ике атна дәвамында актер һәм режиссер Булат Минкин уздырды. Тренинг нәтиҗәләре язучы Гөлүсә Батталова язган пьесада чагылыш тапты. Әсәрне сәхнәгә куючы остаз – студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова. Төн. Тукай музее. 13 яшүсмер. Алар биредә нишләп йөри? Нәрсә эзли? Замана яшьләренә ниләр тынгы бирми? Аларны Тукай образы белән нәрсә бәйли? Төнге музей бүлмәләре, андагы экспонатлар күңел түрендә яшеренеп яткан нинди серләрне яктырта? Музей ишеген атлап кергәндә дус булган 13 яшүсмер, аннан кемнәр булып чыгар? Кем артык? Улмы, синме, безме? Тулырак.

