🎁🎼📚Бүләккә җырлар китабы.
🎁🎼📚Бүләккә җырлар китабы. Татарстан Республикасының атказанган халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле композитор, баянчы Фәрит Хатипов китапханәбезгә үзенең шәхси архивыннан китапларын бүләк итте. Китапларда композиторның төрле елларда, төрле авторлар белән уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә туган җырлар тупланган. Китап укучыларга бу зур бүләк булды. Авторга алга таба да ныклы сәламәтлек, иҗатында зур уңышлар телибез. Китапханәбез белән дуслык дәвамлы булсын! #АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека