Перейти к содержимому
Максиметер

1 октябрь - өлкәннәр көне. Арча алтынчы номерлы мәктәбендә төрле елларда эшләп лаеклы я...

1 октябрь - өлкәннәр көне. Арча алтынчы номерлы мәктәбендә төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларыбызны, коллегаларыбызны һәм хәзерге вакытта эшләүче укытучыларны,хезмәткәрләрне бәйрәм белән котладык. 💐Бу көннең тагын бер исеме бар - игелек һәм хөрмәт көне. Бу көнне без өлкән, тәҗрибәле буынны котлыйбыз. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән! 💐 Сез - безнең таянычыбыз, зирәклегебез һәм тере тарихыбыз. Сезнең тәҗрибәгез, хезмәт сөючәнлегегез һәм ныклыгыгыз - районыбызның иминлеге нигезе.

515 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

736 подписчиков · Школы и вузы

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.