Арчаның үзәк китапханәсендә «Мой Красный Восток – Минем Егерме Алтым» китабын тәкъдим и...
Арчаның үзәк китапханәсендә «Мой Красный Восток – Минем Егерме Алтым» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Чарага әзерлек алдан ук башланып, китапханә коридорына 1941-1980 нче еллар тормышын күзаллау өчен бай күргәзмә әзерләнде. Күргәзмә ачылышында Арчаның 6нчы номерлы мәктәбенең 8 "Б" сыйныф укучылары да катнашты. Балалар экскурсиядән битараф калмадылар, үзләренә рухи канәгатьлек, белем алдылар.