20 октябрь – Халыкара пешекчеләр көне. Әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәб...
20 октябрь – Халыкара пешекчеләр көне. Әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Аларнын һәрбересенә рух ныклыгы, күнел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көннэр тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңларыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләгездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен. Укучы балаларның көне мәктәптә уза. Шуңа да аларны биредә тукландыру бурычы укыту белән бер дәрәҗәдә мөһим. Өйдә генә түгел, мәктәпләрдә дә, санитар нормаларга туры китереп, кайнар аш белән туклануны дөрес оештыру укучыларның сәламәтлеген саклауда мөһим фактор булып тора һәм белем алу сыйфатына да зур йогынты ясый. Гомерләрен пешекче һөнәренә багышлаган һәм балалар өчен әзерләгән ризыкларына күңел җылысын да кызганмаган осталарга алга таба да уңышлар юлдаш булсын, хезмәтләреннән ямь табып, исән-имин яшәргә язсын!