Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе Пермь төбәге Көнгер районы “Г. Тукай исеме...
Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе Пермь төбәге Көнгер районы “Г. Тукай исемендәге Усть-төрки урта гомуми белем бирү мәктәбе” белән хезмәттәшлек эшен башлап җибәрде. Безнең белән элемтәдә мәктәп директоры Ильза Фәтхелгаяновна Йосыпова, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Фалитовна Нуретдинова, театр түгәрәге җитәкчесе Алинә Рәсхәтовна Мутагарова булды. Очрашуда катнашучыларны мәктәп директоры Филсинә Фәргатовна Закирова сәламләде. Татар теле укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Муллагалеева Г. Н. милли мәгариф эшчәнлеге буенча тупланган тәҗрибәдәге уңай табышлар турында чыгыш ясады . Укытучы Хөснетдинова А.М. милли тәрбия бирүдә театр түгәрәкләренең эшчәнлеге тәҗрибәсенә киңрәк тукталды. Түгәрәктә тәрбияләнүче укучылар Гарифуллина Р., Садыйкова И. «Милли мультfest» бәйгесенә әзерлек турында сөйләделәр. Видеоэлемтә ирекле аралашу форматында булды.Чыгышлардан соң фикер алышу барды. Милли белем, тәрбия бирү максатларын тормышка ашыруны күздә тотып башкарылган хезмәттәшлек дәвамлы һәм нәтиҗәле булсын дигән теләктә калабыз.