Без Тукайны яратабыз! — 3 мая 2026 г. в 10:01:46.463
Без Тукайны яратабыз! «Дулкын» театр берләшмәсе укучылары шулай ук 30 апрель көнне, Арчаның үзәк китапханәсендә узган, Габдулла Тукай иҗатына багышланган район шигырь укучылар конкурсында актив катнаштылар. Балалар, шигърияткә һәм сәхнә сәнгатенә булган мәхәббәтләрен күрсәтеп, үзләренең номерларын горурлык белән тәкъдим иттеләр. Конкурс йомгаклары буенча барлык укучыларга да актив катнашулары өчен диплом белән бүләкләнде. 2 урын алган Әмир Хәмидовны аерым билгеләп үтәсе килә.Аның чыгышы жюри һәм тамашачыларны таң калдырды! Барлык балаларны һәм аларның остазларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Иҗат һәм туган телгә мәхәббәт һәрвакыт яңа җиңүләргә илһамландырсын! 🏆✨ Җитәкчеләре Шаһиева Алия Җәүдәт кызы

