Табигатьне сакла, якла һәм ярат! — 3 мая 2026 г. в 09:59:31.596
Табигатьне сакла, якла һәм ярат! 30 апрель көнне Арчаның 2нче мәктәбендә «Дулкын» театр берләшмәсе укучылары тамашачыларга «Ребята спасают природу!»(Балалар табигате коткаралар!)рус телендә матур спектакль тәгъдим иттеләр. Яшь артистлар, яраткан «Цветик-семицветик»әкиятенең сюжетын нигез итеп алып, әйләнә-тирә дөнья турында кайгыртуның мөһимлеге турында сөйләделәр. Сәхнәдә балалар табигатьне саклауның, бер-береңә ярдәм итүнең һәм экологик проблемаларга битараф калмауның мөһимлеген күрсәттеләр. Спектакль мавыктыргыч кына түгел, бик игелекле дә булды — кечкенә тамашачылар һәм аларның укытучылары бик күп уңай хис-кичерешләр һәм файдалы фикерләр алдылар. «Дулкын» берләшмәсе укучыларының барысына да табигатькә мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез! Мондый спектакльләр игелекле эшләргә һәм планетабызга сакчыл мөнәсәбәткә илһам бирсен 🌍 ✨ Җитәкчеләре Шаһиева Алия Җәүдәт кызы.

