Фаягөл Садиревнаны күркәм 95 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!✨ — 1 июля 2026 г. в 14:45:30.737
Фаягөл Садиревнаны күркәм 95 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!✨ Фаягөл Садиревна озак еллар Арча районының Иске Масра авылында яшәп хезмәт куйган. Хәзерге вакытта ул балалары белән бергә Казан шәһәрендә гомер кичерә. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет, озын гомер, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын дип телибез. Һәр көне шатлык, җылылык һәм матур мизгелләр белән тулып торсын!💐 95 яшь — зур тормыш юлы һәм бай тормыш тәҗрибәсе. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күтәренке рух һәм имин тормыш телибез!🤗

