Равил Хәйруллин истәлегенә: Арча келәмендә яшь батырлар очрашты — 17 июля 2026 г. в 14:44:02.017
Равил Хәйруллин истәлегенә: Арча келәмендә яшь батырлар очрашты Бүген Арча шәһәрендә зур спорт бәйрәме — Татарстан Республикасының күренекле җәмәгать һәм спорт эшлеклесе, биология фәннәре кандидаты, көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры Равил Гарифулла улы Хәйруллин истәлегенә багышланган милли көрәш турниры узды. Келәм осталары арасындагы бил алышуда барлыгы 61 егет катнашты. Көрәш мәйданына республиканың төрле почмакларыннан һәм күрше төбәкләрдән көчле спортчылар җыелган иде: Арча, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Теләче, Балык Бистәсе, Башкортстан Республикасы, Мари Иленең Бәрәңге районы. Яшь көрәшчеләргә киләчәктә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм келәмдә бары тик чиста җиңүләр генә телибез!

