«Җәйнең бер көне» — мизгелләргә бай очрашу!☀️ — 17 июля 2026 г. в 11:05:03.128
«Җәйнең бер көне» — мизгелләргә бай очрашу!☀️ Арча районы инвалидлар җәмгыяте мөмкинлекләре чикле балаларны күңел ачарга, аралашырга һәм рәхәтләнеп ял итәргә җыйды. Кояшлы матур көндә үткән бу күркәм чарада балаларның йөзендәге елмаю иң зур бүләк булды. Изге эштә читтә калмаган хәйриячеләргә, чараны мавыктыргыч һәм җылы итеп алып баручыларга, экскурсияләр оештырган Габдулла Тукай музей комплексы хезмәткәрләренә балаларга онытылмас шатлыклы мизгелләр бүләк иткән өчен зур рәхмәт! Мондый очрашулар игелекнең, мәрхәмәтлелекнең һәм бер-береңә карата кадер-хөрмәтнең никадәр мөһим икәнен искәртә. #обществоинвалидовАрскогорайона #Арча

