Татарстанда җәй!☀️ — 16 июля 2026 г. в 16:22:15.015
Татарстанда җәй!☀️ ☀️Республикада җәй көне төрле мәдәни һәм спорт чаралары, шул исәптән авыл яки шәһәр мәйданнарында «Татарстанда җәй» программасы кысаларында бәйрәмнәр үткәрелә. ✨Безнең Арчабызда паркларда, күпкатлы йорт ишегалларында балалар өчен төрле уеннар уйнату традициягә кереп китте. Бүген 6нчы номерлы "Сандугач" балалар бакчасы каршындагы мәйданчыкта тәрбиячеләребез 7 нче номерлы балалар бакчасы белэн берлектә сабыйларыбыз өчен "Милли уеннар ярминкәсе " исемле уеннар уздырды. 🔥Балалар бик актив, уеннарда теләп катнаштылар, саф һавада ял иттеләр, төрле халык уеннарында катнашып, белемнәрен дә арттырдылар. Мондый чаралар балаларны физик яктан гына үстереп калмый, бердәмлек хисен тәрбияли, күңелле очрашулар буләк итә. #Летовтатарстане #годединстванародовРоссии

