"ТатАрчаЖәй — Дуслык" аланы ябылу тантанасы!☀️ — 16 июля 2026 г. в 16:07:52.272
"ТатАрчаЖәй — Дуслык" аланы ябылу тантанасы!☀️ Туган телебезнең җылысын тоеп, милли рухта узган смена ахырына якынлаша. Әлеге аланга килү Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 176 мәктәп укучысы өчен чын мәгънәсендә зур вакыйга булды. Кыска гына вакыт эчендә лагерьдагы һәр бала үзенең сәләтен ачты, яңа дуслар тапты һәм туган телебезгә тагын да якынайды. Монда алган белемнәр, дәртле җыр-моңнар һәм кабатланмас хатирәләр күңелләрдә озак сакланыр! Балаларга матур һәм файдалы яллар оештырган Арча педагогия көллияте коллективына, барлык әйдаманнарга, оештыручыларга зур рәхмәт. Киләсе смена үз эшчәнлеген 1 августта башлап җибәрәчәк. #годединстванародовРоссии

