РАЙОНЫБЫЗНЫҢ ИҖАТ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ ТЕЛӘЧЕДӘ — 22 августа 2026 г. в 16:09:49.919
РАЙОНЫБЫЗНЫҢ ИҖАТ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ ТЕЛӘЧЕДӘ Бүген Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы, Ташкичү авыл Мәдәният йортының "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы, "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле, Урта Пошалым авыл Мәдәният йортының "Дуслык" фольклор коллективы Теләче районы Караширмә авылында узган "Әйлән-бәйлән" фольклор фестивалендә чыгыш ясадылар. Фольклор күренешләр, җырлар аша тамашачыларга районыбызның милли үзенчәлеген җиткергәннәре өчен иҗат коллективларына, аларның җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез. #АрскКультура #АрскийРДК

