22 АВГУСТ – РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ДӘҮЛӘТ ФЛАГЫ КӨНЕ — 21 августа 2026 г. в 14:44:46.467
22 АВГУСТ – РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ДӘҮЛӘТ ФЛАГЫ КӨНЕ 22 августта зур әһәмияткә ия бәйрәм – Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ак, зәңгәр һәм кызыл төсле әләм – илебезнең иң төп дәүләт символларының берсе. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Флаг, Герб, Гимн – дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары, аның рухи кодрәтенең иң мөһим өлешләре. Аларда буыннарның тарихи дәвамлылыгы һәм көчле, бердәм булуда илебез үткән күп гасырлы тарих чагылыш таба. Россия әләме көне уңаеннан Шәһәр паркында (район хакимияте бинасы янында) бәйрәм концерты узачак. Башлана: 17:30 сәгатьтә. Рәхим итегез! #ЦветаРодины #Росмолодежь #ДобрыйТатарстан

