Хөрмәтле Арча районы халкы! — 30 августа 2026 г. в 07:56:32.787
Хөрмәтле Арча районы халкы! Сезне Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу көнне без, хаклы рәвештә, туган республикабыз белән горурланабыз. Татарстан күп кенә күрсәткечләр, халыкның тормыш сыйфаты һәм икътисад үсеше темплары буенча алдынгы төбәк булды һәм шулай булып кала. Республикабыз илнең оборона сәләтен тәэмин итүгә, технологик лидерлыгын һәм куәтен ныгытуга зур өлеш кертә. Әмма Татарстанның иң зур байлыгы — аның кешеләре. Киләчәгебезнең нигезе һәрберегезнең көндәлек фидакарь хезмәте белән салына. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең тырышлыгы, укытучыларның, табибларның, социаль хезмәткәрләрнең игелекле хезмәте, предприятиеләрдәге уңышлар безгә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бу хезмәтнең әһәмияте аеруча бездә узучы Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында тагын да арта. Быел республика Рәисе карары белән Электрон Мактау тактасы булдырылды. Анда инде үзләренең көндәлек хезмәте белән туган як үсешенә һәм чәчәк атуына шәхси өлеш керткән 15 меңнән артык якташыбызның исеме урын алды. Без һәр лауреатыбыз белән горурланабыз! Татарстан үзенең бердәмлеге белән көчле. Биредә гасырлар дәвамында 175 милләт вәкиле дуслыкта һәм татулыкта яши. Милләт һәм динара татулыкны саклау, республика халыкларының мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен һәм телләрен үстерү — безнең төп байлыгыбыз һәм уңышлы киләчәкнең нигезе. Бүген, ил Президенты Владимир Владимирович Путин игълан иткән Россия халыклары бердәмлеге елында, бу сүзләр аеруча зур мәгънәгә ия. Без махсус хәрби операция барышында Ватаныбызны бүген дә батырларча яклаучы якташларыбыз белән горурланабыз. Алар арасында безнең райондашларыбыз да бар. Без Җиңүнең якынлашуына һәм һәрбер Геройның туган йортына исән-сау әйләнеп кайтуына ышанабыз. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм Татарстан хакына хезмәттә яңа уңышлар телим! Татарстан Республикасы көне белән! Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

