🎥 «Әлифба» турындагы фильмны ТНВда күрсәтәчәкләр!
🎥 «Әлифба» турындагы фильмны ТНВда күрсәтәчәкләр! Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия «Әлифба» дәреслеге турында тетрәндергеч фильм әзерләде. Бу легендар китап инде 60 елга якын бөтен дөнья буенча милләттәшләребезгә туган телне өйрәнергә ярдәм итә. Фильмның уңышы бәхәссез: ул XXII Казан Халыкара «Алтын минбар» кинофестивале конкурсында «Иң яхшы милли фильм» номинациясендә җиңү яулады. Сюжет үзәгендә — дәреслекнең язылу тарихы һәм аның авторлары, күренекле педагоглар Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың язмышы. Алар өлешенә сугыш һәм лагерьлар кебек авыр сынаулар туры килә, ләкин алар милли мәгарифнең нигезенә әверелгән китапны иҗат итәргә көч табалар. Безнең Арча районы халкы өчен бу вакыйганың әһәмияте аеруча зур. Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова — Арча педагогика көллиятендә эшләгән һәм мәгърифәт өлкәсендә зур эз калдырган шәхесләр. 📅 Премьераны калдырмагыз! Фильм ТНВ телеканалында 24 октябрьдә 19:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Күрсәтү Сәләй Вәгыйзовның туган көненә багышлана.