Республика көне – күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, һәркайсыбызның туган ... — 29 августа 2026 г. в 19:48:33.005
Республика көне – күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, татулыгын, һәркайсыбызның туган ягыбызга ихлас мәхәббәтен чагылдыручы уртак бәйрәмебез. Бу бәйрәм туган җиребезнең тарихы, гореф-гадәтләре, казанышлары белән горурланган кешеләрне берләштерә. Республикабыз бәйрәме көннәрендә безнең Арча районы оешуга 96 ел, Арчаның яңадан шәһәр статусы алуына 18 ел тулуны билгеләп үтәбез. Районыбыз халкы әлеге күркәм бәйрәмнәрне югары, нәтиҗәле хезмәт уңышлары белән каршылый. Республика көне уңаеннан районыбызда күпсанлы чаралар уза. Үзәк мәйданда "Татарстан-гүзәл җирем" концерт программасы үтте. Районыбыз сәнгать осталары, иҗат коллективлары чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Чарада Арча муниципаль районының иң яхшы хезмәткәрләренә республика электрон мактау тактасына кертелү турында таныклыклар, 14 яшьлек гражданнарга мөһим документ паспорт тапшырылды.

