СИН ВАТАНЫМ МИНЕМ, ТАТАРСТАН! — 29 августа 2026 г. в 09:50:07.090
СИН ВАТАНЫМ МИНЕМ, ТАТАРСТАН! 30 август — Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбызда бик күп бәйрәм чаралары көтелә. Бәйрәм чаралары бүген – 29 август көнне старт алды. Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре "Син Ватаным минем, Татарстан!" концерт программасы белән шәһәребез мәйданчыкларында чыгыш ясыйлар. Беренчесе-Көнчыгыш микрорайонында узды. Чираттагылары Көнбатыш микрорайонында һәм Баки Урманчы урамында узачак. #АрскКультура #АрскийРДК

