Котлыйбыз!💐 — 8 сентября 2026 г. в 05:50:19.570
Котлыйбыз!💐 Бүген Татарстанның халык артисты, Республиканың М.Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз, җырчы Сафиуллина Гөлзадә Гомәр кызының туган көне! Гөлзадә Сафиуллина – татар җыр сәнгате дөньясында үз урынын тапкан, үзенең моңнары белән милләт күңеленә үтеп керә алган кабатланмас җырчы. Кадерле Гөлзадә Гомәр кызы! Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз — 80 яшьлек гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сез — татар сәнгатенең лаеклы легендасы, халкыбызның яраткан җырчысы. Сезнең кебек фидакарь затлар булганда, татар теле, татар җыры һәм гореф-гадәтләре мәңге яшәр! Иҗатыгыз аша сез буыннан-буынга милли моңны, телебезне һәм гореф-гадәтләребезне тапшырып киләсез. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Алга таба да иҗат чишмәгез саекмасын, тамашачыларыгызның мәхәббәте сүрелмәсен. Тагын бик күп еллар милләтебезнең йөзек кашы булып яшәгез! #АрскКультура #КазанАртыМузее

