РАЙОН ҺӨНӘРЧЕЛӘРЕН БАРЛЫЙБЫЗ
РАЙОН ҺӨНӘРЧЕЛӘРЕН БАРЛЫЙБЫЗ Бүген районыбызның Шәһәр паркында "Остаз" иҗади проекты башланып китте. Проект район һөнәрчеләрен барлау, аларның кәсебен яшь буынга җиткерүне максат итеп куя. "Остаз" проектының беренче кунагы-шәл бәйләү остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Гарифуллина булды. Ул йон эрләү, шәл бәйләү үрнәкләре белән таныштырды. #АрскКультура #АрскийРДК #ЛетовТатарстане #ТатарстандаҖәй