📚 Бүген район китапханәсендә язучы, прозаик, әдәбият галиме, филология фәннәре кандида...
📚 Бүген район китапханәсендә язучы, прозаик, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстан Республикасы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе Рәҗәп Бәдретдиновнең “Томан тозагында” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Чарада мәркәзебез Казаннан мәртәбәле кунаклар - китап авторының остазы, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов, Татарстан китап нәшриятыннан баш мөхәррир урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Миңнуллина Ләйсән һәм дәреслекләр бүлеге мөдире Рәмзия Шакирова, матур әдәбият редакциясе бүлеге җитәкчесе, язучы Татарстан Республикасының атказан сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов, шулай ук Арча педагогия көллиятендә белем биргән укытучылары, курсташлары, китапханәбезнең әдәбият-сәнгать дөньясын үз иткән дусларыбыз катнашты. Әдәби кичәдә әсәргә тулаем анализ ясалды. Повестьның төп герое – язучының башта хәбәрсез югалып, озак эзләүләрдән соң үле гәүдәсе табылган, туган ягына алып кайтып гүргә иңдерелгән бертуган абыйсы турында баруы әйтелде. Чарада бүгенге тормышта илебез халкының тынычлыгын алган махсус хәрби операция зонасында булган хәлләрне тасвирлап язылган повестьның укучылар күңеленә тирән үтеп керерлек итеп язылуы, авторның бай әдәби теле, үзенчәлекле язу стиле булуы ассызыкланды. Без, китапханә хезмәткәрләре, илебезнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге, иминлеге белән тыгыз бәйләнгән “Таман тозагында” китабы үз укучысын тиз табар дип ышанып калабыз. 📸 https://vk.ru/album-123447986_313461902 #АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека