Сайлауларда — күңел матурлыгы!
Сайлауларда — күңел матурлыгы! Шушмабаш авылында урнашкан 993 нче сайлау участогына үзенең гражданлык бурычын үтәргә Самигуллина Халидә апа килде. Аңа 85 яшь. Халидә апа участокка килеп, тавыш биреп кенә калмады, ә бөтен сайлаучылар һәм комиссия әгъзалары өчен чын бүләк ясады — ул матур итеп махсус сайлаулар өчен язган шигырен укыды. Рәхмәт сезгә, Халидә апа, ихласлыгыгыз һәм бәйрәм кәефе бүләк иткәнегез өчен!
1 102 просмотров