Китапханәгә бүләк 📚
Китапханәгә бүләк 📚 Наласа авылында яшәп иҗат итүче, якташыбыз, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, балалар шагыйрәсе - Нәҗметдинова Гөлчирә Мәхмүт кызы китапханәбезгә үзенең "Җиләкле сагыз" исемле өр-яңа китабын бүләк итте. Аның шигырьләре 2 нче һәм 4 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен "Сыйныфтан тыш уку" китабына да басылып чыккан. Гөлчирә апай, Сезгә яңа иҗади уңышлар теләп калабыз! 🙏 #Арсккультура #Арскаяцентральнаябиблиотека #детскаябиблиотекаАрск