30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне Әлеге дата – илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар – миллионлаган совет халкы, шул исәптән татарстанлыларның сөргеннәр, лагерьлар аша үтеп, тоталитар система корбаннарына әверелүе турында тагын бер мәртәбә искәртү. Бүген Арча шәһәре үзәгендә урнашкан сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында искә алу чарасы узды. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова катнашты. Сәяси репрессия корбаннары бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салынды. #АрскКультура #АрскийРДК