АСП НИЖНЕСИКИЯЗОВСКИЙ СЕЛЬСОВЕТ МР БАЛТАЧЕВСКИЙ РАЙОН РБ
Новости · 23 августа 2026 г.
📚Башкортстанның 10 мәктәбендә 1 сентябрьдән укучыларның тәртибе өчен билгеләр куя башл... — 23 августа 2026 г. в 06:02:45.078
📚Башкортстанның 10 мәктәбендә 1 сентябрьдән укучыларның тәртибе өчен билгеләр куя башлаячаклар. 🍁Сынау проекты 2-8 сыйныф укучыларын колачлаячак. Бу хакта педагогларның республика киңәшмәсенең пленар утырышында мәгариф министры Илдар Мәүлетбердин белдерде. 🍁Укучының тәртибен бәяләүнең өч варианты бар: үрнәк, рөхсәт ителә торган һәм ярамый торган. Гомум өлгерешкә ул йогынты ясамаячак. 🍁Сынау проектында Уфаның 79, 104, 105нче мәктәпләре, республиканың 1 һәм 2 нче полилингваль гимназияләре, шулай ук Стәрлетамакның 1, 2, 32нче мәктәпләре, 4нче гимназия һәм 1нче лицей катнаша.

