АСП НИЖНЕСИКИЯЗОВСКИЙ СЕЛЬСОВЕТ МР БАЛТАЧЕВСКИЙ РАЙОН РБ
Новости · 26 августа 2026 г.
Август 🍎 — 26 августа 2026 г. в 04:06:47.446
Август 🍎 Җиләкләр беткән чаклар, Шомыртлар кипкән чаклар. Бәрәңге үскән чаклар, Алмалар пешкән чаклар. Миләшләргә бүрек-бүрек Кызыл ут капкан чаклар. Арыш башакларын уып, Куаныч тапкан чаклар. Төрле-төрле эшләпәле Гөмбәләр үскән чаклар. Бөтен авыл белән бергә Уракка төшкән чаклар. Өем-өем помидорлар Кызарып яткан чаклар. Җир җимереп болыннарда Колыннар чапкан чаклар. Белдеңме инде син, дус, Менә нинди ул август! Дамир Гарифуллин.

