«Хәтер белән без мәңгелек...» — 22 июня 2026 г. в 18:12:16.311
«Хәтер белән без мәңгелек...» Бүген Әтнәбез үзәгендәге Обелиск янында аерым бер дулкынлану, тирән сагыш һәм чиксез рәхмәт хисләре хакимлек итте. Биредә Бөек Ватан сугышы корбаннарын һәм каһарманнарын искә алуга багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды. Истәлекле кичәлә сәнгать мәктәбе укучылары һәм Сүрия Мингатина җитәкчелегендәге «Күңел чыңы» иҗат төркеме катнашучылары башкаруында яңгыраган шигырьләр һәркемнең йөрәгенә үтеп керде. Монда сугыш афәте, яу кырларында калган батырларыбыз, тылның авыр йөкләрен — авылдагы барлык ирләр эшен иңнәренә күтәргән фидакарь хатын-кызларыбыз һәм без яшәгән изге тынычлык турында сөйләнде. Яшь буынның һәм өлкәннәрнең бу чыгышлары тетрәндергеч тарихи хәтер күпере булды. Чара ахырында барлык катнашучылар бер минутлык тынлык белән каһарманнарыбызны искә алдылар. Мәңгелек ут каршында кабынып калган «Хәтер шәмнәре» — безнең онытмавыбызны һәм аларның рухы алдындагы мәңгелек бурычыбызны раслаучы нур булып янды. Батырларның исеме йөрәкләрдә мәңге яшәр!

