22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне — 22 июня 2026 г. в 13:14:20.694
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне Яшәеш безне ул көннән - 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый. Бүген Әтнәбез үзәгендәге Обелиск янында тирән мәгънәле, тантаналы искә алу чарасы үткәрелде.Чара башында яу кырларында калган каһарманнарыбыз рухына баш иеп, Обелискка чәчәкләр салынды. Нәкъ сәгать 12:15-тә исә, бөтен ил белән бергә, Әтнәдә дә бер минутлык тынлык игълан ителде. Бу минутта һәркемнең йөрәгеннән рәхмәт һәм сагыш хисләре узды. Батырлар исеме мәңге яшәр! Үткәннәрне онытмыйк.

