8 нче июль - гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әтнә районында үрнәк гаиләләр бихисап. 9... — 10 июля 2026 г. в 09:52:23.519
8 нче июль - гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әтнә районында үрнәк гаиләләр бихисап. 9 нчы июль көнне "Мәхәббәт һәм тугрылык" көненә багышланган бәйрәмдә, 50,60 ел иңне-иңгә куеп, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәгән парлар катнашты. Әлеге парлар һәрберебез өчен дә үрнәк. 50,60 ел гомер иткән парларга район башлыгы Рөстәм Шәһит улы Хисамиев исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйрәм чарасы чәй өстәле артында, Әтнә район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт белән үрелеп барды.Гаиләләрегез бәхеткә күмелеп яшәсен иде дигән теләктә калабыз. #Атнинскийрайон #атнякультура #Әтнәрайоны #Әтнәмәдәниятйорты #Әтнәмәдәниятбүлеге #АтнинскийРДК #Таткультресурсцентр

