15-19 июль көннәрендә Р.Бикчәнтәев ис.Түбән Бәрәскә һәм Олы Мәңгәр мәдәният йортларында... — 21 июля 2026 г. в 12:17:23.809
15-19 июль көннәрендә Р.Бикчәнтәев ис.Түбән Бәрәскә һәм Олы Мәңгәр мәдәният йортларында «Ура, Авылга!» проекты зур бәйрәмгә әверелде. Әлеге проектта 7-17 яшьлек балалар катнашты. Проект барышында балалар өчен төрле чаралар оештырылды: · Спорт ярышлары (эстафеталар, көч, тизлек һәм командада эшли белү бәйгеләре); · Иҗат бәйгеләре; · Татарча биюләр (заманча хитлар да, халык көйләре дә яңгырады) · Тематик дискотека; · Театр сәнгате буенча осталык дәресләре; · Милли гореф-гадәтләр, тел һәм тарихны өйрәнү. Бу проект балаларга милли традицияләрне саклау, яңа дуслар табу һәм авылда җәйне күңелле, файдалы үткәрү мөмкинлеге бирде. Оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез💐💐💐

