Тары коймагы. — 16 августа 2026 г. в 06:52:14.860
Тары коймагы. Гел дә мин 1 пакет тары ярмасын (порционный) пешереп ясый идем, бүген ваклагыч (измельчитель) белән 1 чашка тары ярмасын юып киптердем дә он ясадым. Киттек масса җыябыз: тарттырган тары онына кайнаган су салып суынганчы тоттым, 3 йомырка, 3-4 аш кашыгы сыек май, 1 пакет дрожжи, 3 аш кашыгы песок, 0,5 аш кашыгы тоз, 1 л лы банкага 1 чашка сөт калганын җылы су белән тутырып, массага кушабыз да яхшы итеп болгатабыз. Әкренләп он кертеп туглыйбыз коймак камырын. Куерак итеп ясарга кирәк, чөнки пешерә башлар алдыннан болгатып карап, әз генә кипяток җибәрергә кирәк, тиз генә болгатып, ярты чәй калагы сода салабыз да болгатып чүт кенә кабартабыз. Пешергәнда коймак камырын бутарга ярамый, ничек кабарган шул килеш пешерергә кирәк. Тәмле булсын❤