Эремчек ватрушкасы🍪 — 16 августа 2026 г. в 06:25:26.214
Эремчек ватрушкасы🍪 Камыры өчен: 4-5 аш кашыгы катык, 1 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы йомшак ак май (каз, ат мае да шәп була) 1 йомырка, тоз-песок чама белән, бал кашык очында сода. Яхшы итеп болгатабыз да уртача йомшаклыкта камыр басабыз. Эчлек: эремчек (табасына карап чама белән алам) 3-4 йомырка, 1 аш кашыгы каймак, тоз әз генә, песок тәменчә (яраткан кеше ванилин салсаң да тәмле). Йөзем салдым болгатып бетергәч. 180-200 гр та 45-50 мин пешерергә