Тиз тозлана торган кыяр ысулы — 4 июня 2026 г. в 12:00:04.044
Тиз тозлана торган кыяр ысулы Күпләрегез инде үз бакчаларыннан өзеп алып кыяр ашый башлагандыр. Әгәр кыярларыгыз мул уңышлы икән, аларны җиңел эшләнән торган ысул белән, тозлап куеп та ашый аласыз. Аның өчен кирәк булачак: 1 кг кыяр, 1 пучок укроп, 1 баш сарымсак, 1 аш калагы тоз(бераз арттырсаң да була). Пакетка салып болгатып куябыз, 2 сәгатьтән әзер була. Тәмле булсын!

