Балык Бистәсендә «Бистә шәле» халык һөнәрчелеге фестиваленә әзерллек эшләре алып барыла — 6 августа 2026 г. в 13:15:18.632
Балык Бистәсендә «Бистә шәле» халык һөнәрчелеге фестиваленә әзерллек эшләре алып барыла 15 августта Балык Бистәсе районында «Бистә шәле» республика халык һөнәрчелеге фестивале узачак. Быел ул дүртенче тапкыр оештырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә үтә. Быелгы программа тагын да баерак булачак. Мәйданда традицион хатын-кыз һөнәре атмосферасын чагылдыручы стилизацияләнгән фотозоналар һәм музей экспозициясе эшләячәк. Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/balyk-bistasenda-bista-sale-xalyk-honarcelege-festivalena-azerllek-eslare-alyp-baryla

