😋Тәмле урама пешерәбез. — 23 августа 2026 г. в 08:00:04.250
😋Тәмле урама пешерәбез. ✓4 йомырка ✓4 аш калагы сөт ✓1 чәй калагы песок ✓1 чәй калагы үсемлек мае ✓0,5 чәй калагы разрыхлитель ✓он. Йомыркаларны,сөт,песок,май кушып миксер белән күперттем. Он салып каты булмаган камыр бастым һәм пакет эченә салып ял итәргә калдырдым. Камырны 4 кисәккә бүлдем. Һәрберсен җәеп тасмалар кистем. Тасмаларның киңлеге 4 см.,озынлыгы 20 см.тирәсе булды. Тасмаларны таякка урап майда кыздырып алдым.

