🙏 2027 елда ураза кайчан башлана? — 23 августа 2026 г. в 05:30:02.185
🙏 2027 елда ураза кайчан башлана? Киләсе елда ураза 8 февральдә башлана. Бу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман календарендә күрсәтелә. 2027 елда ураза 29 көн дәвам итә, аның соңгы көне 8 Мартка туры килә. 9 мартта мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Ураза вакытында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып торалар. Рамазан аенда кич белән мөселманнар мәчетләргә таравих намазы укырга йөриләр.

