Марс Мәгыйзов: «Районда федераль, региональ һәм муниципаль программалар тормышка ашырыла»
Марс Мәгыйзов: «Районда федераль, региональ һәм муниципаль программалар тормышка ашырыла» Район үзәге елдан-ел матурлана, яңа объектлар төзелеп, заманча мәйданчыклар булдырыла, халыкка яшәү һәм ял итү өчен уңай шартлар тудыру дәвам итә. Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов белән булган бүгенге әңгәмәбездә сүз шул хакта барыр. – Марс Венерович, район үзәгендә хәзерге вакытта нинди эшләр башкарыла? – Бүгенгесе көндә Балык Бистәсендә күп санлы федераль, региональ һәм муниципаль программалар тормышка ашырыла. Федераль программаларга килгәндә, ел саен халык өчен парклар, мәйданчыклар төзибез. Узган ел балалар өчен яңа заманча сәнгать мәктәбе, «Идея» яшьләр үзәге ачылды. Ел саен су кертү, су һәм канализация торбаларын яңаларына алыштыру региональ программаларында катнашабыз. Муниципаль программалар буенча район башлыгы Радик Ислямов ярдәме белән район үзәгендә Сабантуй, «Бистә шәле» фестивале һәм башка бик күп чаралар уздырыла торган зур матур мәйдан елдан-ел камилләшә, яңа җиһазлар белән тулыландырыла. Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/mars-magyizov-raionda-federal-regional-ham-municipal-programmalar-tormyska-asyryla