«Әкрен генә, сиздермичә, яшьлек гомере үтә...» — 3 октября 2026 г. в 10:30:02.872
«Әкрен генә, сиздермичә, яшьлек гомере үтә...» Район үзәгендәге базарда үз бакчасы нигъмәтләрен халкыбызга тәкъдим итеп утыручы төркем арасында мөгаен иң өлкәне Мәдинә апа Галимҗановадыр. Аны читтән күзәтеп торганда күңелемдә ирексездән элек сабантуй бәйрәмендә өлкән яшьтәге әбиләрнең тозлы кыяр, көнбагыш белән сату итеп бала-чаганы сөендерүләре яңарды. Янәшәсендә буш урын булуыннан файдаланып үзенең үткәне һәм бүгенге хәлләре турында әңгәмә корып җибәрергә булдым. Аның яшьлек еллары авыр елларга туры килгәнлектән ачлыкны да, фәкыйрьлекне дә күп татырга туры килгән аңа. Шуңа карамастан ул бер вакытта да күңел төшенкелегенә бирелеп, язмышына уфтанып утыра торганнардан түгел. Гомерләр үтә икән ул Узган гомер юллары турында хәтер янчыгын сүтеп утырганда да шаяртып, 5 сентябрьдә «унсигез» яшемне тутырсам да, өйдә утырасы килмәүдән кеше арасына чыгуым, дип сөйләп китте башыннан үткәннәрне ул. Аңа һич кенә дә 80 яшьне бирмәссең. Тулырак: https://rsloboda-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/akren-gena-sizdermica-iaslek-gomere-uta