📍КАЗ КАКЛАУ ысулы
📍КАЗ КАКЛАУ ысулы Каз ите каклар өчен, тозлар өчен дә 12 сәгать вакыт җитә. Тәме чыга торган иң яхшы вакыт – 12 сәгать аралыгы. Казны чистартканның икенче көнендә какларга була. Бик яхшылап тоз белән ышкырга кирәк. Аннан соң эченә алдан ук юып, киптерелгән борчак тутырабыз. Башта уксуслы чүпрәк, шуннан соң сары крафт кәгазь белән яхшылап төреп, казны ашлык эченә урнаштырып куярга кирэк. Каз шунда 2-3 ай торгач, казның артык калган тозларыннан арындырып, эчләрен чистартып кайнар суда коендырып аласы. Каз матурланып китә. Аннан соң кояш булса урамга кояшка эләргэ, кояш булмаса, мунчада 1 тәүлеккә калдырабыз. Каз матур, үтә күренмәле булуга, кабат төреп куябыз.